«Белем чыганаклары»
22 ноябрьдә Мүлмә авыл китапханәсендә Сүзлекләр һәм Энциклопедияләр көне билгеләп үтелде. Шушы уңайдан китапханәдә фәннең төрле тармакларына багышланган сүзлекләр һәм энциклопедияләрдән торган күргәзмә оештырылды. Күргәзмә киң аудиториягә исәпләнгән иде. Яшь укучылар өчен мәгълүмати сәгать үткәрелде. Аның барышында бәйрәмнең тарихы, энциклопедия һәм сүзлекләрнең күптөрлелеге турында сөйләнелде. Мәктәп укучыларын аеруча «Фокуслар энциклопедиясе»кызыксындырды. Чараның төп бурычы – белешмә әдәбиятыннан файдалануның гомуми культурасын арттыру.
