Әни образы китап битләрендә
Әниләр бәйрәме – күңел кылларын тибрәтә торган бәйрәмнәрнең берсе, чөнки безне аңлаучы, кичерүче, кызганучы һәм бернигә карамый өзелеп яратучы бердәнбер әни образын балачактан күңелләрдә йөртәбез. Бәйрәм уңаеннан Олы Битаман авыл китапханәсендә балалар өчен «Әни образы китап битләрендә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмә балалар язучыларының һәр кеше тормышында була торган гүзәл балачагы турындагы китаплар белән таныштыра. Ул китаплар белән танышкач, балалар китап геройлары белән берлектә бар нәрсәне аңлаучы, яратучы һәм гафу итә белүче ана образына башкачарак карый башларлар. Күргәзмәдә рус һәм татар язучыларының китаплары тәкъдим ителде.
