“Мин сезне кайгысыз яшәргә өйрәтермен”
28 ноябрь көнне Биектау авыл китапханәсе хезмәткәре “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүчеләр белән Г.Остер иҗатына багышланган әңгәмә уздырды. Китапханәче балаларны язучының тормыш юлы һәм аның иҗаты белән таныштырды, күренекле китапларына күзәтү ясады. Ә Биектау авыл китапханәсендә Г.Остерның юбилее уңаеннан “Мин сезне кайгысыз яшәргә өйрәтермен”исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
