ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ДӘҮЛӘТ ӘЛӘМЕ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ. МӘГЪЛҮМАТИ СӘГАТЬ
Үзәк китапханәнең уку залында «Татарстан Республикасы Дәүләт әләме кабул итү көне» өлкән сыйныф укучылары өчен мәгълүмат сәгате узды. Чараның максаты укучыларның Татарстан символикасын белүләрен тикшерү, Татарстан тарихы фактларын мөстәкыйль өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, патриотизм һәм республика тарихына хөрмәт тәрбияләү иде. Укучылар Татарстан флагы һәм дәүләтнең башка мөһим символлары – герб һәм гимн тарихының төп этапларын белделәр. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча үткәрелгән мини – викторина яшьләрнең чараның мәгълүмати өлешеннән нәрсә үзләштергәннәрең һәм иң активларын ачыкларга ярдәм итте.
