Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Күпмилләтле Татарстанның музыкаль традицияләре

1 ноябрь көнне Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, Татар Әйшә авыл китапханәсе, клуб һәм Иске Казан музее белән берлектә «Күпмилләтле Татарстанның музыкаль традицияләре» дигән туган якны өйрәнү чарасы уздырды

Чарада 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Чара башында китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Балалар өчен «Чишмә» фольклор ансамбле чыгышы әзерләнде, аның башкаруында татар халык җырлары яңгырады. Шулай ук республика халыклары традицияләрен белү викторинасы үткәрелде.