Илебезнең көче – бердәм булуда!
2022 елның 5 ноябрендә Мүлмә авыл китапханәсендә «Илебезнең көче – бердәм булуда!» дип исемләнгән чара уздырылды. Чара Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде. Катнашучылар – кече яшьтәге мәктәп балалары. Чара өч өлештән торды:
1. Бәйрәмнең тарихы, илебезнең күпмилләтлелеге турында мәгълүмати сәгать.
2. Безнең авыл җирлегендә яшәүче төрле милләтләр хакында әңгәмә.
3. Югарыда сөйләнгәннәр нигезендә балалар өчен сораулар.
Балаларны төрле диннәр һәм милләт кешеләре арасындагы толерантлык, дуслык һәм үзара ярдәм кебек төшенчәләр белән таныштырдым. Укучылар илебездә генә түгел, үзебез яшәгән авыл җирлегендә дә күп төрле милләтләр яшәвен белделәр. Үткәрелгән чараның максаты – үсеп килүче буында Ватаныбызга карата мәхәббәт, үз халкы өчен горурлык хисләре тәрбияләү.
