Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бердәмлектә безнең көч

4 ноябрьдә илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Сая авыл китапханәсендә «Бердәмлектә безнең көч» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Китапханәче Халык бердәмлеге бәйрәменең килеп чыгышы турында сөйләде. Минин белән Пожарскийның халык җиңүендә нинди роль уйнавы турында сөйләнде, балалар сорауларга җавап бирделәр, «Милли мәдәниятләр Салават күпере» патриотик сәгате үткәрелде,  Укучылар Россиядә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары турында белделәр, балалар халык костюмнары, төрле милләтләрнең киемнәре белән таныштылар.