Без бергә булганда – без көчле!
4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм – ватаныбыз тарихының истәлекле битләренә тирән ихтирам белдерү, патриотизм һәм гражданлык безнең халыкка берләшергә һәм илне басып алучылардан сакларга ярдәм итте. Бу вакыйга уңаеннан Коркачык авыл китапханәсендә “Без бергә булганда көчле!” дигән тематик сәгать үткәрелде. Безнең китапханәнең яшь укучылары мондый сорауларга җаваплар белделәр: Бу бәйрәмнең исеме нәрсәне аңлата? Бу бәйрәмне торгызу нигә кирәк булды? Нинди вакыйгалар халык берләшүенең нигезе булды? Кем ул Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский? Чара азагында балалар «Халыклар бердәмлеге көне» видеофильмын карадылар.
