Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җәнлекләр һәм кошларның тылсымлы дөньясы

2022 елда язучы Дмитрий Мамин-Сибирякның 170, ә аның атаклы “Аленушкины сказки” әсәренең 125 еллык юбилейларын билгеләп үтәбез. Авторның танылган әсәрләре: “Приваловские миллионы”, “Золото”, “Именинник”, “Хлеб”. Алар хаклы рәвештә иң әһәмиятле әсәрләр исәбенә керәләр. Бу әкиятләр  укучыларны тере табигатьнең серле дөньясы, анда яшәүчеләр белән таныштыралар, җылылык һәм игелек хисе бүләк итәләр, вак-төякләр өчен талашмаска, мактанмаска, акыллы булырга өйрәтәләр. Чернышевка авылы китапханәсенә  бу искиткеч авторның тирән мәгънәле, актуальлеген югалтмый торган әсәрләреннән төзелгән китап күргәзмәсенә чакырып калабыз.