Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кеше. Дәүләт. Канун

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Бу дәүләтебез һәм халыклар өчен зур мәгънәгә ия булган бәйрәмнәрнең берсе. 1992 елның 6 ноябрендә безнең Республика тарихында беренче мәртәбә яңартылган Төп Закон кабул ителде. Бу Закон Кешене, аның хокуклары һәм иреген иң зур кыйммәт дип таныды,  дәүләткә бу кыйммәтләрне үтәргә һәм якларга йөкләмә бирде. Чернышевка авылы модельле китапханәсендә бу бәйрәмгә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәгә килүчеләргә бәйрәмнең тарихын сөйләп, презентация  күрсәтттек.