Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Йөрәктән йөрәккә

2 декабрь көнне Олы Битаман авыл китапханәсе мәдәният йорты, Кече Битаман күчмә китап бирү пункты һәм клубы белән берлектә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Йөрәктән йөрәккә» тематик кичәсе үткәрде. Чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган иде. Бу дата календарьдагы үзенчәлекле көннәрнең берсе. Ул сәламәт кешеләрне шәфкать турында уйланырга, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга өнди. Кичә бәйрәм табыны артында узды, анда яраткан җырлар җырланды, биюләр биелде, гади уеннар уйналды. Чакырылган кунаклар чарадан канәгать калдылар, кичәдән барлык катнашучылар да бик күп уңай энергия, җылылык алдылар.