Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ватан Геройларына Дан!

9 декабрьдә Олы Битаман авыл китапханәсендә Ватан Геройлары көненә багышланган патриотизм сәгате узды. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, 1812 елгы геройлар һәм безнең көн геройлары турында мәгълүмат алдылар. Презентация ярдәмендә Россия Геройлары, хәзерге вакытта үз тормышлары бәрабәренә безнең киләчәгебез өчен көрәшүчеләр турында белделәр. Ерак үткәндә, Бөек Ватан сугышы фронтларында, яңа чор конфликтларында Ватанны сакларга баскан безнең солдатларны батырлык, курку белмәү, кыюлык аерып торды. Бу хәрбиләр тугандаш Донбассны гына сакламыйлар, безнең куркынычсызлыгыбыз, аяз күгебез өчен гомерләрен бирәләр. Чара һәлак булган геройлар истәлегенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.