Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

“Батырларның исеме мәңгелек”

9 декабрь көнне Әлдермеш авыл китапханәсендә 5-7 сыйныф укучылары өчен Ватан Геройлары көненә багышланган «Батырларның исеме мәңгелек» дигән патриотизм сәгате үткәрелде. Балалар «9 декабрь – Ватан Геройлары көне» дигән компьютер презентациясен карадылар һәм танып белү викторинасында катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм әйләнә-тирә тормыштан мисаллар белән тулыландырдылар. Чарага «Ватан Геройлары көне» дигән китап мәгълүмати күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар һәм материаллар белән танышу китапханә кулланучыларының белемнәрен киңәйтүгә ярдәм итә.