«Илем батырларын барлый»
Һәр илнең үз батырлары бар. Алар үрнәгендә яшь буын тәрбияләнә. Россия – Батырлар иле. Тарихи Ватаныбыз тарихында сугышлар күп булган. Нинди генә дошманнар белән көрәшсәк тә, җиңү һәрвакыт безнең якта булган. Яшь буынны батырлар үрнәгендә тәрбияләү – безнең бурыч.
Китапханәбездә үткән чарада китап укучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар. «Илем батырларын барлый» дигән викторинада кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр. Һәр дөрес сорауга – жетон бирелде. Алар саны буенча җиңүче билгеләнде.

