Конституция көне
Конституция көне – илебездә ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә — Россия Дәүләтенең истәлекле даталарының берсе. Бу вакыйгага Юртыш авылы китапханәсе «Россия Конституциясе: тарих битләре»-дигән мәгълүмати чара үткәрде. Чара барышында укучылар бәйрәмнең тарихы, илебезнең тормышын, гражданнарның хокукларын һәм бурычларын билгеләүче төп законнар язылган дәүләтнең төп документлары турында белделәр. Шулай ук флаг, герб, гимн барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Мәгълүмати әңгәмәдән соң РФ Конституциясендә беркетелгән хокукларны белү викторинасын үткәрдек, укучылар әкиятләргә нигезләнеп, аларда нинди хокуклар бозылганлыгын ачыкладылар.

