«Россия һәм Некрасов»
12 декабрь көнне Әлдермеш авылы китапханәсе Н.А.Некрасовның туган көне уңаеннан «Россия һәм Некрасов» исемле китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗат юлы буенча китаплар тәкъдим ителде. Укучылар игътибарына Н.А.Некрасовның шигырьләре һәм поэмалары да үзәк урынны алып торды . Аның әсәрләре укучылар күңелен яуларлык: мәхәббәт, кызгану, матурлыкны күрү һәм аңа шатлану сәләтенә ия.
