«Конституция көне»
13 декабрьдә Мүлмә авыл китапханәсендә «Конституция көне» дип исемләнгән чара уздырылды. «Конституция көне» – дәүләт бәйрәме һәм ул безнең илебездә 1994 нче елдан башлап бәйрәм ителә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Ватаныбызның тарихын да, бүгенге көнен да чагылдырган китаплар урын алдылар. Яшь укучылар өчен бәйрәм тарихы турында мәгълүмати сәгать үткәрелде. Әлеге чараның максатлары: илебезнең дәүләт бәйрәмнәре һәм тарихи мирасы турындагы белемнәрне киңәйтү.
