Вакыт сулышын нечкә тоючы язучы
2022 елда Мәхмүт Хәсәновның тууына 95 ел тула. Юбилеена багышлап китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды, ул язучының иҗаты белән якыннанрак танышырга теләүчеләр өчен кызыклы булды.
Хәсәнов Мәхмүт Максуд улы (1927-1990) – күренекле прозаик, драматург, актер, публицист. Ул 50 нче елларда әдәбиятка килә. Әсәрләрендә күбрәк кешеләр язмышы турында яза. Ул вакыт сулышын нечкә тоя һәм моны үз әсәрләрендә сәнгатьчә чагылдыра белә. Кеше белән табигать арасындагы үзара мөнәсәбәтләр аның иҗатында аерым урын алып тора. Балалар өчен пьесалар, повестьлар һәм хикәяләр яза.
