Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

“Яңа маҗараларга ашыгыйк, дуслар”

22 декабрь көнне  Биектау авыл китапханәсе  «Кояшкай»  балалар бакчасы белән берлектә  “Яңа маҗараларга ашыгыйк, дуслар” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә балалар язучысы Эдуард Успенскийның 85 еллыгына багышланды.

Китапханәче  балаларга  инженерның ничек балалар  язучысына әверелүе турында сөйләде. Балалар  Э.Успенскийның “АБВГДейка”, “Радионяня”  телевизион тапшыруларын уйлап табуы,  “Самавыр” нәшриятында эшләве турында белделәр. Китапханәче  балаларга  язучының  китап  геройларының  барлыкка килү тарихы турында  сөйләде.

   Чара  “Крокодил  Гена һәм аның дуслары” м/ф нан “Зәңгәр вагон” җыры белән тәмамланды.