“Успенскийның көлке геройлары»
22 декабрь – Россия язучысы, сценарист, балалар китаплары авторы Эдуард Николаевич Успенскийның тууына 85 ел. Алат авыл китапханәсе мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «Эдуард Успенскийның көлке геройлары» дигән танып белү һәм көлке мизгелләргә чакырды. Балалар танылган «Крокодил Гена һәм аның дуслары» китабы белән генә түгел, ә язучының башка әсәрләре белән дә таныштылар. Шулай ук авторның бу хикәяләрне булдыру идеясен ничек тудырганын белделәр. Бергәләп «Крокодил Гена һәм аның дуслары ” мультфильмын карадылар. Мультфильм бик популяр булып чыкты һәм Успенский геройларын барысы да истә калдырды. Ә барлык белемнәрне викторина белән ныгыттык. Анда балалар Успенский әсәрләре геройларын таныды.
