Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

“Эдуард Успенский һәм аның тылсымлы, игелекле китаплары”

22 декабрьдә, язучының 85 яшьлек юбилее уңаенан, “Эдуард Успенский һәм аның тылсымлы, игелекле китаплары” тематик кичәсе үткәрелде. Китапханә кунаклары язучының тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар белән таныштылар. Мәсәлән, Э.Успенский башта тәртипсез һәм  начар укучы булган. Ләкин беркөнне аягын сындырып, кечкенә Эдик озак вакыт больницада яткан. Анда, күңелсезлектән, ул дәресләр укый башлаган. Сынган аягы аңа яхшы укучы булырга ярдәм итте. Ә Простоквашино авылы турында Эдуард Николаевич  пионер лагерьдә китапханәче булып эшләгәндә уйлап чыгарган. Кызыклы китаплар җитмәү сәбәпле, язучыны балалар өчен һәр кич саен яңа хикәяләр уйлап табырга мәҗбүр итәләр. Без яраткан геройларыбызның афоризмнарын искә төшердек: “Кирәк булмаган әйберне сату өчен, башта кирәксез әйбер сатып алырга кирәк”, “Мыек, тәпиләр һәм койрык! Менә минем документларым” һ.б. Балалар авторның китаплары белән кызыксынып таныштылар, анда булган геройлар белән бәйле викторинада катнаштылар. Ахырда, балалар китаплар иллюстрацияларына карап рәсем буядылар.