Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

“Кыш бабайның яраткан әкиятләре”

Яшь укучылар өчен китапханәдә “Кыш бабайның яраткан әкиятләре” китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Яңа ел бәйрәме, могҗизалар, хайваннарның кышкы тормышы турында әсәрләр тәгъдим ителде. Балаларга интеллектуаль биремнәр дә бирелде. Кунаклар кроссвордлар, башваткычлар чиштеләр, рәсем буядылар. Чара кызыклы һәм күңелле булды.