Яңа ел
Яңа ел-тылсым һәм бүләкләр бәйрәме. Яңа ел- эшләнмәләр өчен иң яхшы вакыт. Юртыш авылы китапханәсе Яңа елга кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс уздырды. Укучылар үз куллары белән кәгазь һәм яхшы кәеф ярдәмендә эшләнмәләр ясадылар. Аларны кызыклы рәсемнәр һәм наклейкалар белән бизәделәр.Эш процессында укучыларыбыз кыш һәм Яңа ел турында шигырьләр сөйләделәр.Һәрбер бала үз эшләнмәсен өйгә алып кайтты, аны бүләк иткән кешеләргә шатлык һәм Яңа ел кәефе кәефе китерү өчен.
