Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Әкияттә кунакта»

12 гыйнвар көнне  Суыксу авыл китапханәсендә танылган француз язучысының тууына 395 ел булу уңаеннан «Әкияттә кунакта» дигән чара үткәрелде. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды, анда танылган француз әкиятчесенең «Золушка», «Красная шапочка», «Кот в сапогах», «Итекле песи», «Көлсылу», «По дорогам сказки» дигән  китаплары урын алды. Шарль Перроның әкиятләре һәркемгә балачактан таныш, әкиятләренең гаҗәеп дөньясы могъҗизалар һәм тылсым белән тулы.  Шулай ук мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары белән әкиятләрне кычкырып уку да оештырылды. Китап укучы балалар Шарль Перроның әкият геройлары: Кызыл Калфак, Көлсылу, Итекле Мәче белән бергә кызыклы сәяхәт ясадылар. Соңыннан викторина соруларына җаваплар бирделәр