«Минем яраткан әкиятчем»
12 гыйнварда Коркачык авылы авылы китапханәсе укучылары Ш. Перро әкиятләре белән таныштылар. Без барыбыз да Ш.Перроның кабатланмас әкиятләрен беләбез һәм яратабыз, аның әкиятләре гасырлар дәвамында бөтен дөнья балаларын сөендереп килә. Ул әкиятләрдә явыз сихерчеләрне дә, ярдәмгә ашыгучы феяларны да,гаҗәеп принцессаларны да очратырга була.
Чара барышында балалар презентация ярдәмендә Ш.Перроның тормыш һәм иҗат юлы турында бик күп яңа, кызыклы нәрсәләр белделәр, язучының китаплары белән таныштылар, игътибар белән «Кызыл калфак» әкиятен тыңладылар. Әкият безне сак һәм игътибарлы булырга өйрәтә дигән нәтиҗә ясадылар, чөнки артык ышанычлылык зур бәлагә китерергә мөмкин.
