«Кар кызы остаханәсе»
Кышкы каникулның бер көнендә Коркачык авылы китапханәсе укучылары Кар кызының остаханәсендә кунакта булдылар. Кар кызы балаларга кар бөртекләре ясарга тәкъдим итте. Ясавы да җиңел, шул ук вакытта ниндидер сихри, могҗизалы атмосфера тудырып, өйне дә ямьләндереп җибәрә. Балалар тиз арада тылсымлы дөньяга кереп чумдылар. Дусларча атмосферада алар Кар Кызы белән бергәләп зур күләмле кар бөртекләре ясадылар, нәтиҗәдә бик матур кар бөртекләре килеп чыкты. Гаҗәп бит: гади генә кәгазь битен нинди зиннәтле кар бөртегенә әйләндереп була икән! Балалар үз куллары белән шундый матурлык эшләргә өйрәнүләренә канәгать калдылар.
