Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Кар бабайның туган көне»

9 гыйнварда әкият календаре буенча Кар бабайның туган көне. Коркачык авыл китапханәсе балалар бакчасы белән берлектә бу көнне билгеләп үтәргә булды. Балаларга кунакка әкияти Кар бабай килде. Балалар мондый көтелмәгән очрашуга бик шатландылар. Кар бабай  балаларга төрле эстафеталар уздырды: «Себеркедә җилдерәбез», «Кар атыш уйныйбыз», «Кем тизрәк кар йомарламын җыя». Балалар Кар бабай белән рәхәтләнеп уйнадылар, тизлектә һәм җитезлектә көч сынаштылар, шигырьләр сөйләделәр, хәтта аңа багышлап «Каравай» җырын башкардылар. Урамда салкын булу сәбәпле, кар бабайны кәгазьдән генә ясарга туры килде, әлбәттә. Шулай да алар бик матур килеп чыктылар. Кар бабайның туган көне бик күңелле узды.