Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Һава саф һәм чиста булган җирдә

11нче гыйнвар көнне Дачное бистәсе китапханәсенең китапханәчесе «Березка» балалар бакчасында булды. Балалар өчен «Һава ачык һәм чиста булган җирдә» дип аталган  экологик сәгать үтте. Балаларга табигатькә сак караш, урманда чисталыкны саклау турында, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында сөйләделәр. Китапханәче хайваннар турында табышмаклар  һәм пазллар алып килде. Балалар хайваннар булган әкиятләрне искә төшерделәр. Әлеге чарада Е.Т.Бровкина һәм В.И.Сивоглазова китаплары тәкъдим ителде.