Әкиятләр
12 гыйнвар көнне бөек француз әкиятчесе Ш. Перроның тууына 395 ел тулу уңаеннан Юртыш авыл китапханәсендә «Шарль Перроның тылсымлы иле»-дигән әдәби сәгать узды. Китап укучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Ш. Перро таланты аркасында бөтен дөнья «Кызыл Калфак», «Итекле мәче» «Көлсылу» әкиятләре белән танышты. Ш.Перро әкиятләрне әдәби жанр итеп танытучы беренче язучыларның берсе. Чара барышында укучылар викторинада катнаштылар. « Көлсылу », «Йоклаучы Гүзәл», «Зәңгәр сакал» әкиятләре мотивлары буенча әдәби табышмаклар чиштеләр. Юртыш авылы китапханәсе фондында яшь укучыларга Ш.Перроның «Кызыл калфак», «Итекле песи», «Йоклаучы Гүзәл», «Бармак малай», «Зәңгәр сакал», «Көлсылу », «Фея бүләкләре» -дигән әсәрләре бар.
