«Үткәннән киләчәккә»
18 нче январь көнне Айбаш авылы китапханәсендә «Үткәннән киләчәккә» дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 2023 елны Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте. Шул уңайдан рухи кыйммәтләребезне саклау, ныгыту, традицияләрне торгызу максатыннан Айбаш авылы китапханәсендә әлеге чара уздырылды.
Үзебезнең татар халкының гореф-гадәтләрен, киемнәрен, көнкүреш әйберләрен барлап, бездән соң килгән буынга җиткерү безнең төп максатыбыз булып тора.
