Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Йолдызлы юбилей

18 гыйнварда Шуман авылы китапханәсендә «Йолдызлы юбилей» китап күргәзмәсе оештырылды. Китаплар безне гаҗәеп әдәбият дөньясына, әкияти сәяхәт –  маҗаралар дөньясына кертә. Юбилейлар кешеләрдә генә түгел, китапларда да була.  Һәрбер китапның үз тарихы бар, шул исәптән туган елы — ул беренче тапкыр бастырылган ел. Шул вакыттан башлап китапның яше исәпләнә башлый. Күргәзмәдә 1838 елда нәшер ителгән Х.К.  Андерсенның  «Стойкий оловянный солдатик», 1843 елда нәшер ителгән Х.К Андерсенның  «Гадкий утенок», 1858 елда нәшер ителгән С.Т.Аксаковның  «Аленький цветочек», 1893 елда  басылып чыккан  Д.Н.  Мамин-Сибирякның «Серая шейка»сы  һәм башкалар бар.

Китап өчен иң күркәм бәйрәм – аны беренчел укыган вакыт  һәм кабат – кабат  укыган вакытта була!