Кышның назлы әкияте
19 гыйнварда Шуман авылы китапханәсендә кече төркем балалары өчен әзерләнгән «Кышның назлы әкияте» дигән чара узды. Кыш-елның искиткеч вакыты, анда тылсым һәм матурлык күп, шулай ук ул иң күңелле вакыт. Балалар конкурсларда актив катнаштылар: кыш турында шигырь укыдылар, «Серле», «Әкиятне чишегез», «Кем тизрәк», «Кар бабайны ясагыз»дигән уеннарында катнаштылар. Чара тәмамланды һәм балалар татлы призлар алдылар.
