«Халык шагыйре Илдар Юзеев»
Шәпше авыл китапханәсендә язучының юбилеена багышланган «Халык шагыйре Илдар Юзеев» дигән мәгълүмат сәгате узды. Чарада катнашучылар шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән бик кызыксынып таныштылар. Тамашага «һәр буынның йөрәгендә якты эз калдырып» дигән презентация һәм китапханә фондыннан китаплар тәкъдим ителгән тематик китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара дәвамында аның сүзләренә язылган шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
