Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

“Ходай каршында җырлар җырларым бар”

20 гыйнвар көнне Биектау авыл китапханәсендә В. Высоцкийның 85 еллыгына багышланган  әдәби  сәгать узды. Китапханәче укучыларга бөек шагыйрь, актерның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирде, һәм аның шигырьләрен һәм хисләргә бай, кызыклы материал тәкъдим итте. Чарада В.С. Высоцкийның тормышы һәм иҗаты турында презентация һәм аның җырлары белән видеороликлар күрсәтелде. Чара ахырында балалар шагыйрьнең  иҗаты турында фикер алыштылар.