Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Хәкимҗан Халиков тууына 90 ел»

18 гыйнвар көнне Кече Битаман китап бирү пунктында «Хәкимҗан Халиков тууына 90 ел» дип исемләнгән китап күргәзмәсе урнаштырылды. Хәкимҗан Халиков – балалар шигърияте өлкәсендә төрле жанрларда актив эшләгән балалар шагыйре. Ул әкиятләр, шигырьләр, табышмаклар, тизәйткечләр, санагычлар язган. Укучыларга шагыйрьнең «Сакчы күркә», «Иң гадел дус», «Октябрятлар шәһәре», «Уйныйсың киләме?», «Бәхет чишмәсе» китаплары, шулай ук авторның биографиясе һәм фотопортреты тәкъдим ителде.  Күргәзмә балаларда һәм өлкәннәрдә  зур кызыксыну уятты. Балалар китапларны үзләре өчен, ә өлкәннәр балаларына һәм оныкларына сайладылар.