«Дмитрий Ушаков. Рус сүзен үстерүче»
24нче гыйнварда Шуман авыл китапханәсендә рус лингвистының туган көненә багышланган “Дмитрий Ушаков. Рус сүзен үстерүче» исемле чара үткәрелде. Дмитрий Ушаков-20-нче гасыр башындагы рус орфографик реформасы авторларының берсе, талантлы лексика белгече һәм бүгенге көндә «Ушаков сүзлеге» дип аталган рус теленең аңлатмалы сүзлеген булдыру идеясе авторы. Д Н.Ушаков тел белеме һәм орфография өлкәләрендә генә түгел, ә диалектология, рус графикасы һәм рус теле тарихы өлкәләрендә дә билгеле. Чара барышында катнашучылар галимнең эшчәнлеге һәм аның казанышлары турында белделәр, сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләделәр, викторинада катнаштылар.
