Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Укытучы китап битләрендә»

2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. 21 гыйнвар көнне Кече Битаман китап бирү пунктында «Укытучы китап битләрендә» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә А.Платонов, Л. Воронкова, Л. Гыймадиева, А. Гыймадиев, И. Сәйфуллин, З. Захарова, Г. Сабитов китаплары, шулай ук укытучылар турында шигырьләр һәм хикәяләр тупланган җыентыклар тәкъдим ителде. Шулай ук укытучы һөнәренең үсеш тарихы яктыртылды. Күргәзмә кулланучыларда кызыксыну уятты. Күргәзмәдәге күпчелек китаплар өйдә балаларга уку өчен яздырылып бирелде.