«Блокада балалары»
2023 елның 25 гыйнварында Үзәк балалар китапханәсендә Биектауның 1нче урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары өчен Ленинградны блокададан тулысынча азат итү көненә багышланган патриотик сәгать узды. Балаларга блокаданың 872 көне, шәһәр халкының ныклыгы һәм батырлыгы, ачлыкка, салкынга, бомбардировкага карамастан, халыкның сынмас рухы турында сөйләделәр.
Балалар “Яшәү юлы”- шәһәрне ил белән тоташтыручы бердәнбер юл турында, өлкәннәргә ярдәм итәргә – госпитальләрдә яраланганнарны карарга, шәһәр урамнарын чистартырга, завод һәм фабрикаларда эшләргә тырышкан Ленинград балалары турында белделәр. Таня Савичева һәм аның көндәлеге турында мәгълүмат беркемне дә битараф калдырмады.
Чарада катнашучылар китапханәдә блокаданы төшерү көненә рәсмиләштерелгән «Буйсынмаган шәһәр» күргәзмәсе белән таныштылар.
