Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китап күргәзмәсе

2023 елның 1 февралендә Үзәк балалар китапханәсендә Сталинград сугышына багышланган «Сталинград биеклеге» дип аталган  китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар бу сугышның тарихы белән таныштырачак, тигезсез көрәштә халкыбызга җиңү ничек бирелүе, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән сугышчылар турында сөйләячәкләр. Китапханәнең яшь укучылары С.Алексеев «Сталинград сугышы», Ю. Бондарев «Кайнар кар», К. Симонов «Солдатлар булып тумыйлар», В. Зайцев «Идел дән соң безнең өчен җир юк», Е. Ильина «Дүртенче биеклек» һәм башка әсәрләр белән таныша алачаклар.