Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китап яңалыклары 2023

04 февральдә Күл авыл китапханәсендә 2023 елның беренче китап яңалыклары күргәзмәсе ачылды. Татар халкының тарихы һәм шигъри иҗаты белән кызыксынучы укучылар өчен «Ханнар заманында» – «В ханские времена» җыентыгы тәкъдим ителде. Татар ашлары мәдәнияте һәм ризык әзерләү сәнгате белән «Татар милли ашлары» – «Татарская национальная” китабы таныштырды. Ике басма да уку өчен уңайлы, чөнки алар зур форматта һәм ачык иллюстрацияләнгән. Анда хикәяләү татар телендә дә, рус телендә дә алып барыла.
Шулай ук Казан циркы тарихы турында “Казан циркы ңәм  артистлары турында риваят» тарихи әдәбияты тәкъдим ителде. Ә нәфис әдәбияттан-Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның «Төрле еллар, төрле уйлар» дигән публицистик язмалары. Күргәзмә укучыларда кызыксыну уятты һәм беренче көнне үк үз укучысын тапты.