Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

“Зур сугышның кечкенә батырлары”

8 февральдә, яшь антифашистларны искә алу көне уңаеннан, Биектау  авыл китапханәсендә “Зур сугышның кечкенә батырлары” исемле чара үткәрелдеЧарада китапханәче Бөек Ватан сугышы чоры балаларының батырлыгы турында сойләде. Китапханәче  балаларны  Бөек Ватан сугышы елларында башкарган уңышлары өчен, Советлар Союзы Герое исеме белән, бүләкләнгән малайлар һәм кызлар белән таныштырды. Мәктәп  балалары  яшьтәшләре  Лена Голикова, Зина Портнова, Марат Казей, Валя Котик һәм башка пионер геройлар турында  хикәя сөйләделәр. Чарага герой – пионерлар һәм сугыш чоры балалары турында китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәгә күзәтү ясалды, аннан соң балалар уку өчен актив китаплар алдылар.