“Герб – дәүләт символы”
7 февральдә, Татарстан Республикасы Гербы кабул ителгән көнне, Дубьяз авыл китапханәчесе “Герб – дәүләт символы” дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Балалар “символ”, “герб” сүзләренең мәгънәсе белән таныштылар. Ни өчен ак барс республиканың гербында сурәтләнгәнен, эмблеманың нинди төсләр ясалганын белделәр. Без гербның һәр элементын күзәттек һәм аның мәгънәсе турында белдек. Балалар шулай ук ”Дәүләт символлары” китап күргәзмәсе китаплары белән бик кызыксындылар. Күргәзмәдә Татарстан тарихы, мәдәнияте һәм истәлекле урыннары турында китаплар күрсәтелде.
