Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Нина Павлованың могҗизалы дөньясында»

Коркачык авыл китапханәсе «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» VII Төбәкара акциясенә кушылды. Акция галим-биолог, балалар язучысы Нина Михайловна Павлованың туган көне хөрмәтенә һәм педагог һәм остаз елы кысаларында уздырыла.

Н.Павлованың китаплары балаларны кечкенәдән табигатьне аңларга, аны яратырга һәм сакларга өйрәтә. Чарада катнашучылар балалар язучысы  турында күп мәгълүмат белделәр: авторның табигатьне бик яратуын, иң беренче чиратта күренекле галим булуын һәм буш вакытта сабыйлар өчен китаплар язуын игътибар белән тыңладылар. «Котята» әкиятен укыганда балалар мәчеләр өчен бик борчылдылар,соңыннан сорауларга җавап бирделәр. Балалар язучының табышмакларын да  бик теләп чиштеләр, «Чьи башмачки» һәм «Земляничка» мультфильмнарын карадылар. Балаларга Нина Павлованың мавыктыргыч әсәрләре бик ошады.