Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Минем республика символы»

07 февральдә Татарстан Республикасы гербын кабул иткән көнне һәм «милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы» кысаларында Күл авылы китапханәсендә “Минем республика символы” дигән китап күргәзмәсе узды. Татарстан Республикасы гербы гомумкешелек һәм әхлакый кыйммәтләрне – гражданнарның игелеге, гаделлеге, иминлеге, халыклар арасындагы дуслык һәм тынычлыкны раслый. Китапханәче кунакларны Татарстанның әлеге заманча символы, аның авторлары  белән таныштырды. Шулай ук аның тарихы – үткән хакимнәр нинди символлар һәм эмблемалар кулланган.