«Интернет: кызык, файдалы, куркынычсыз»
07 февраль көнне Шигали авылы китапханәсендә ” Интернетта мәгълүмати куркынычсызлык «дигән темага мәгълүмати стенд әзерләнде. Көн саен без эш коралы, элемтә чарасы һәм күңел ачу мөмкинлеге булып хезмәт итүче Интернетны кулланабыз. Ләкин бөтендөнья челтәренең уңай һәм тискәре яклары бар. Кунаклар тәкъдим ителгән мәгълүмат белән таныштылар, Интернет челтәренең җаваплылыгы һәм куркынычсызлыгы турында әңгәмә тыңладылар. Шулай ук һәр укучыга социаль челтәрләрдә куркынычсызлык советлары белән белешмәлек тәкъдим ителде.
