Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

8 февраль – батырлык һәм тугрылык көне

8 февраль – батырлык һәм тугрылык көне. Берләшкән Милләтләр Оешмасы Ассамблеясы карары белән  1964 елдан башлап бу көн яшь батыр-антифашист көне буларак билгеләп үтелә . Халыклар азатлыгы өчен һаләкъ булган малайлар һәм кызлар истәлегенә багышлап, Усад китапханәсендә “Сугыш белән өтелгән балачак” дип аталган искә алу кичәсе уздырылды. “Детство, опаленное войной” дигән баш астында китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар белән күргәзмәгә куелган китаплардан яшь батырлар тормышын, аларның халыклар азатлыгы өчен гомерләрен кызганмыйча көрәшүләрен сурәтләгән әсәрләрдән  өзекләр укылды. Батырлык һәм тугрылык көне турында видеоролик карап үтелде.