Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

« Бөек Ватан сугышының яшь геройлары»

9 февраль көнне Коркачык авыл китапханәсендә Яшь герой – антифашист көненә багышланган «Бөек Ватан сугышының яшь геройлары» дигән батырлык сәгате узды. Китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, тылда ярдәм итеп кенә калмыйча, өлкәннәр белән беррәттән разведкага йөргән һәм партизан отрядларына мөһим мәгълүматлар китергән, легендар батырлык күрсәткән яшь геройлар турында сөйләде. Балалар Леня Голиков, Марат Казей, Зина Портнова, Валя Котик, Надя Богданова кебек яшь геройларга багышланган видеофильм карадылар. Шулай ук балалар өчен китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Күргәзмә В.Катаевның «Полк улы», В. Богомоловның «Иван», «Зося», Б. Лавреневның «Разведчик Вихров» әсәрләре белән таныштырды. Ошаган әсәрләрне балалар өйдә укыр өчен алдылар.