Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Бүләккә – китап»

Халыкара китап бүләк итү көне  –  балаларга китап бирүчеләрне һәм аларда укуга карата мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә.  Әлеге махсус бәйрәмне бөтен дөньяда китаплар яратучылар билгеләп үтәләр. Бу көнне кешеләр  үзара үзләрендә булмаган китаплар белән бүлешә, алмаша алалар. Ел саен Мүлмә  авылы китапханәсе дә бу искиткеч бәйрәмне билгеләп үтә. Быел да, йоланы бозмыйча, мәдәният йорты белән берлектә «Чулпан» балалар бакчасына китап бүләк иттек. «Су асты дөньясы» дип исемләнгән энциклопедия балаларга  файдалы мәгълүмат белергә ярдәм итәчәк. Балалар белән бергә диңгез тирәнлегендә яшәүчеләр турында кызыклы текст укыдык, матур сурәтләрне карадык.