«Кызыл ромашкалар»
Муса Җәлил… Бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык сомволына әверелгән. Шагыйрьнең Моабит төрмәсендә язылган шигырьләре, дистәләгән чит ил һәм Россиядә төрле милләт телләренә тәрҗемә ителеп, бөтен дөньяга таралды.
15 февраль,сәгать 14.00 дә Казаклар авыл китапханәсендә,шулай ук «Карлыгач» балалар бакчасында язучы Муса Җәлилнең :«Беренче дәрес»,«Кызыл ромашка»,«Моабит дәфтәре» китаплары белән якыннан танышып шигырьләрен укып үттек.Кайбер шигырьләрен мәсәлән: «Кызыл ромашка» шигыренә анализ язадык.
– Бу «Кызыл ромашка » Муса Җәлил кешеләргә генә түгел, чәчәкләргә дә, җилгә дә, Заряга да, табигатькә дә сугыш нинди зур зыян китерүен әйтергә теләгән иде. Җиргә тынычлык кирәк. Тынлык чәчәкләр матур булып үссен, таң матур булсын, җил тыныч кына ис килсен өчен кирәк.
