“Әфганистан йөрәк ярасы”
15 февраль көнне Биектау авыл китапханәсендә, Россиядә сугышчы – интернационалистларны искә алу көненә багышланган,“Әфганистан йөрәк ярасы” исемле хәтер сәгате узды. Чарада шул ук исемдәге китап күргәзмәсе дә эшләде. Күргәзмәдә якташларыбыз сугышчы – интернационалистлар турында материаллар һәм сәнгать әсәрләре урын алды. Әңгәмә башында балаларга Әфганстандагы вакыйгалар турында видеоролик күрсәтелде. Шулай ук балалар сугыш хәрәкетендә катнашкан, безнең якташларыбыз турында, мәгълүмат алдылар һәм күргәзмәгә күзәтү тыңладылар.
